

Йомырка кабыгы белән пыяланы кушмыйк инде.
Ягьни, ризык калдыклары белән пыяла вактыкларын аерым контейнерларга җыярга өйрәнәбезме?
Мәләвез районына 66 алты кызыл контейнер кайтарылды. Мәгълүм булуынча, болары пыяла ватыклары җыю өчен генә тәгаенләнә.
Каты коммуналь калдыкларны җыю өчен «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында федераль һәм төбәк бюджетыннан 172 млн сум акча бүленгән. Бу суммага 11 451 контейнер, шул исәптән Мәләвез районы өчен 200 контейнер алынган.
Ил Президенты тарафыннан калдыкларны эшкәртү бурычы куелды. Бу чималның сыйфатын арттыру өчен аерым җыелган калдыклар махсус “чиста” чүп ташу техникасы белән чыгарылачак.
Яңа контейнерлар да контейнер мәйданчыкларына СанПиН таләпләренә ярашлы урнаштырылачак. Хәзер инде кулланучыларга карата бер генә теләк: шул уңайлыкларны файдаланып, чүпне ризык калдыклары белән бутамый, аерым ташлавыгыз сорала.
Ә без бәләкәй чакта бер пыяла ватыгы да, аеруча матурлары, аунап ятмый иде. Без аларны эзләп алып, “өйле” уйный идек. Бар иде заманалар...
Ә хәзер икмәкне дә чүпкә ташлауны чүпкә дә күрми кайберәүләр...