Милли проектлар
15 декабрь 2022, 00:44

Урта һөнәри белем бирүгә игътибар арта

Башкортстан колледжларына 600 миллионнан артык акча бүленгән.

Урта һөнәри белем бирүгә игътибар артаУрта һөнәри белем бирүгә игътибар арта
Урта һөнәри белем бирүгә игътибар арта

Колледжларны модернизацияләү һөнәри белем бирү буенча төбәк советында каралды. Очрашу алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров колледж укытучыларына дәүләт бүләкләре һәм грантлар тапшырды.

Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, дүрт ел эчендә республика бюджетыннан 90 колледж биналарын, тулай торакларын һәм алдынгы һөнәри әзерлек үзәген модернизацияләү өчен 700 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

"Без, әлбәттә, колледжларның матди-техник базасын ныгытуны дәвам итәчәкбез", - дип вәгъдә бирде Радий Хәбиров.

Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин 30 ел дәвамында һөнәри белем бирү системасының игътибарсыз, җитди финансланмыйча килүен, соңгы ике-өч елда республика җитәкчелеге игътибары аркасында хәл кискен үзгәрүен ассызыклады.

Быел 11 дәүләт колледжы материаль-техник базаны яңарту өчен якынча 470 миллион сум акча алган. "Профессиональлек" проекты кысаларында республикада дүрт мәгариф һәм җитештерү үзәге булдыру өчен Русия бюджетыннан 400 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова төбәк хезмәт базарында IT өлкәсе, машина төзелеше, техник системалар белән идарә итү белгечләренә ихтыяҗ артуын искәртте. Аның әйтүенчә яшь белгечләрнең 80 проценты укуын тәмамлагач эш таба.

Дәүләт ярдәме “Мәгариф” милли проектына караган “Профессиональлек” төбәк проекты кысаларында күрсәтелә.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас