

БР Экология министрлыгының Нефтекама комитеты инспекторы Илдар Фатхелисламов яшь буын арасында экологик мәдәниятне тәрбияләү чикләрендә Мишкә районының 2нче санлы мәктәбенең 7 класс укучылары өчен экологик грамоталылык дәресе үткәрде.
Укучылар дәрес барышында калдык-постыкларның безнең планетага нинди тәэсир ясавы, ничек дөрес итеп чүп-чарны сортларга аерырга һәм аның тирә-як мохиткә негатив йогынтысын киметү, шулай ук товар куллануга аңлы рәвештә килү турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр.
"Чүп - глобаль экологик проблема" темасына презентация булды. Анда каты коммунал калдык-постыкларның төрләре, аларны утильләштерү һәм киметү мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Укучылар актив катнашкан диалог рәвешендә төзелгән дәрес кирәкле белем алырга һәм анализларга, чагыштырырга, нәтиҗәләр ясарга булыша.
Мәгълүм булуынча, республикада экологик белем бирүгә зур игътибар бүленә, бу исә "Экология" милли проектының максаты һәм бурычларына тулысынча җавап бирә.
Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы сайтыннан.