

Караиделдә “Минем бизнес” үзәге офисы ачылган. Бу – республикада исәп буенча тугызынчысы.
Әйтергә кирәк, Үзәк вәкиллекләре челтәре ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында киңәя.
“Башкортстанда “Минем бизнес” үзәге 2019 елда эш башлады. Бүген аның офислары 9 муниципалитетта эшли. Агымдагы ел ахырына кадәр Белорет шәһәрендә, Кыйгы һәм Чакмагыш районнарында тагын өч яңа офис ачылачак. Бу эшкуарларга дәүләт ярдәме күрсәтү колачы тагын да киңәя дигән сүз”, – ди эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Караиделдә ачылган офиста 150гә якын төр хезмәт күрсәтелә. Димәк, Караидел һәм күрше районнар эшкуарларына хәзер инде айланган саен Уфага чабасы түгел.