Милли проектлар
13 декабрь 2022, 04:25

Боз шәһәрчекләре

Аларны төзүнең иң кызу мәле җитте.

Шәһәр һәм районнарда яңа ел шәһәрчекләре төзүнең иң кызу мәле.

Кырмыскалы районы мәйданында да Яңа ел чыршысын бизәгәннәр. Кабак авылында үткән ялларда боз фигуралары ясау өчен боз кискәннәр.

Сахай авылында да, боз кисеп, шәһәрчек төзи башлаганнар. Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында төзекләндерелгән җәмәгать территориясендә урнашачак. Авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хөснетдинов әйтүенчә, бу территория – җәен генә түгел, кышын да кешеләрнең ял итү өчен иң яраткан урыны.

Өлыкүл авылында әзерлек эшләре ахырына якынлашып килә. Оештыручыларның теләге бер генә – кешеләр боз конструкцияләрен бозмасыннар һәм аларга сакчыл карасыннар иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас