

Башкортстан Дәүләт Җыелышында депутатлар төбәкләрдә сәнгать мәктәпләрен төзү буенча федераль программа булдырырга яисә бу объектларны төзүне "Мәдәният" милли проектның "Мәдәни мохит" федераль проектына кертергә тәкъдим иттеләр. Русия Федерациясенең Идел буе федераль округы субъектларының Йошкар-Олада барган закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында БР парламентының вице-спикеры Рөстәм Ишмөхәммәтов шундый тәкъдим белән чыгыш ясаган. "Шуңа ярашлы федераль программаның булмавы төбәкләрдә сәнгать мәктәпләренең матди-техник торышы буенча зур катлаулыклар тудыра",- дигән Рөстәм Ишмөхәммәтов.
Башкортстанда 195 бинада урнашкан 113 сәнгать мәктәбендә 50 мең бала укый. Бу биналарның унбише тулысынча искергән, 48-е капиталь ремонт көтә һәм 132-се реконструкция зарурлыгы кичерә.
Балалар иҗади үсешергә тели, ә дәресләрне үткәрер урын юк. Русия мәдәният министрлыгы нормативына ярашлы, безнең сәнгать мәктәпләрендә 102 мең бала шөгыльләнергә тиеш.
Шул ук вакытта республика әлеге проблеманы үз көче белән чишәргә тырыша. Мәсәлән, 2019 - 2022 елларда төбәк бюджеты исәбенә 6 сәнгать мәктәбе ремонтланган, бер яңасы төзелгән. 2024 ел ахырына кадәр тагын 18 балалар сәнгать мәктәбен яңарту һәм реконструкцияләү планлаштырыла. "Бу планнар тормышка уңышлы ашар дип ышанасы килә",- дигән ышанычын белдерә Рөстәм Ишмөхәммәтов.