Милли проектлар
13 декабрь 2022, 04:22

77 кеше яңа йортка күчә

Алар бу көнне озак көтте.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бәләбәйнең авария хәлендәге торакта яшәүче 77 кешесе ел ахырына кадәр яңа өйгә күчәчәк.

Яңа 5 катлы 43 фатирлы йортның гомум мәйданы – 2 мең квадрат метр. Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында төзелгән. Яңа йортны төзү өчен федераль бюджеттан – 39 миллион сумнан күбрәк, республиканыкыннан – 4 миллион сум тирәсе, шәһәр бюджетыннан 9 миллионнан артык акча бүленгән.

27 фатирга авария хәлендәге 6 йорттан кешеләр күчерелгән. Шушы көннәрдә аларга яңа фатирларның ачкычлары тапшырылды. Республиканың төзелеш министрлыгының бүлек җитәкчесе Рита Төхвәтшина әйтүенчә, Бәләбәй районы авария хәлендәге торак дип 2017 елның 1 гыйнварына кадәр танылган йортларда яшәүчеләрне күчерү буенча чараларны әлеге объект белән тәмамлады.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас