Милли проектлар
11 декабрь 2022, 20:16

Тиздән калкып чыгачак

Марс Кашаповның социаль челтәрләреннән.Марс Кашаповның социаль челтәрләреннән.
Фото:Марс Кашаповның социаль челтәрләреннән.

Салават районының Малояз авылында бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзеләчәк. Бу хакта район хакимияте башлыгы Марс Кашаповка сылтанып ЦУРда хәбәр иттеләр.

Марс Кашапов үзенең социаль челтәрләрендә язуынча, ФОК төзелеше 2023 елда башланачак.

Бу вакыйгага без коллегалар озак әзерләндек, җир кишәрлеген билгеләдек, барлык тиешле документацияне җыйдык. Хәзер инде проект  имзаланган”,  – дип аңлатма биргән Салават районы җитәкчесе.

Физкультура-сәламәтләндерү комплексы  “Демография” милли проектына ярашлы төзеләчәк.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас