Милли проектлар
11 декабрь 2022, 20:20

Хәзер үзләрендә дә бар

rsp-ufa.rursp-ufa.ru
Фото:rsp-ufa.ru

Беренчел звеноны модернизацияләү программасына ярашлы, Исәнгол үзәк район дәваханәсенә рентген һәм маммография үткәрү өчен заманча җиһазлар  кайтарганнар. Бу хакта Зианчура районы хакимиятендә хәбәр итәләр.

Муниципалитетта аңлатуларынча,  Исәнгол үзәк район дәваханәсе поликлиникасындагы рентген-аппарат  искергән, ә маммограф моңа кадәр бөтенләй булмаган. Шуңа район хатын-кызлары тикшеренү узар өчен Күмертауга йөрергә мәҗбүр булган.  

Шөкер, бу проблема хәл ителгән. Поликлиниканың ренгент-кабинетында ике аппарат та урнаштырылган. Аларның гомум суммасы 23 миллион сум тәшкил итә.

Заманча аппаратлар “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы сатып алынган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас