

5 декабрьдә М. Акмулла исемендәге БДПУның концерт залында Башкортстанда “Ел студенты” Милли премиясе җиңүчеләрен һәм призёрларын бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге Милли премия “Мәгариф” милли проекты кысаларында булдырылган.
"The Artifact" чит телдә чыгучы студентлар журналы икенче дәрәҗә лауреат дипломы һәм истәлекле призлар белән бүләкләнгән.
Башкортстанның төрле почмакларыннан җыелган актив студентлар (Уфа, Бөре, Күмертау, Октябрьский, Нефтекама, Стәрлетамак), бай концерт программасы, дәртләндерүче оештыручылар – болар барысы да “Ел студенты” премиясен булдырган да инде. Быел бу чара җиденче тапкыр үткәрелде.
Чыганак: birsk.bashkortostan.ru