

Уфа предприятиесе 834,4 кг башкорт балын Кытайга юллады, дип хәбәр итә Русия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Башкортстан буенча идарәлегенең матбугат хезмәте.
Кытай үзе дә әлеге экспорт базарында лидерлардан саналган бал җитештерүче. Шулай да кытайлар Башкортстаннан да бал сатып ала. Безнең чәчәк нектарын кояш илендә яшәүчеләр шифалы сыйфатлары һәм тәме өчен бик ярата. Аларның традицион булмаган медицинага мөнәсәбәтен һәркем белә. Ә бал исә анда төп урын били.
Исегезгә төшерәбез, илдә Владимир Путин указы буенча “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты тормышка ашырыла.