Милли проектлар
8 декабрь 2022, 07:15

“Курай” – ял итү урыны

Әбҗәлил районында “Курай” паркы төзекләндерелә.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Әбҗәлил районы Аскар авылында «Курай» мәдәният һәм ял паркын төзекләндерүнең беренче этабы "Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты буенча үткәрелде.

"Курай" паркының дизайн-проекты концепциясе милли атрибутларга юнәлтелгән, парк бөтен районның ял итү һәм мәдәни чаралар уздыру үзәге булырга тиеш. Ул курай чәчәге рәвешендә ясалган һәм гаиләләргә ял итү урыны булачак, анда һәркем күңел ачарга, ял итәргә мөмкин.

Киләсе елда мәдәният һәм ял паркын төзекләндерүнең икенче этабы старт ала. Аның территориясендә амфитеатр, балалар һәм спорт мәйданчыклары, велосипед һәм йөрү юллары барлыкка киләчәк. Балалар мәйданчыгына аерым игътибар биреләчәк, чөнки эшләр тәмамланганнан соң балалар төзекләндерелгән һәм хәвефсез территориядә яшьтәшләре белән уеннарда күбрәк вакыт үткәрә алачак. Моннан тыш, күп балалар җәйге каникулларга әби-бабайларга килә һәм мәйдан ярдәмендә олылар оныклары өчен тыныч булачак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас