

Мәктәп елларыннан “Пиковая дама” повестен хәтерләсәгез, аның рус әдәбиятындагы иң серле әсәр икәне дә исегезгә төшәр. Кыска гына, укыгач та күп сораулар тудыра торган повесть. Бу сорауларга җавапларны соңрак табасың, гадәттә. Еш кына хәтта бик соң табасың. Валерий Яременко сәхнәдә берүзе иде, һәм бу факт тамашачыны Александр Пушкин повестенең әдәби трансына кертергә җитте дисәң дә була. Сәхнәдә бер кеше генә булуга карамастан, ул Германны да, сабыр, тыйнак Лизаны да, дуамал графиняны да гәүдәләндерә алды.
Спектакльне Баймакка “Пушкин картасы” проекты кысаларында алып килгәннәр иде. Ә бу карта, белүебезчә, Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Мәдәният” милли проектына ярашлы эшләп килә.
Чыганак: bv02.info