Милли проектлар
6 декабрь 2022, 21:02

Информатика кабинеты ачылды

Информатика кабинеты ачылдыИнформатика кабинеты ачылды
Информатика кабинеты ачылды

«Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә Кәкребаш авылы мәктәбендә информатика кабинеты ачылган. Бу хакта Туймазы районы хакимиятендә хәбәр иттеләр.

"Кәкребаш авылы мәктәбендә яңартылган информатика кабинеты ачылды. Техник җиһазландыру буенча эшләр «Мәгариф» милли проекты кысаларында башкарылды. Инициативалы бюджетлаштыру проектларының республика конкурсында катнашу кысаларында 5-10 нчы сыйныф укучылары тавыш бирү юлы белән информатика кабинетын техник җиһазландыру буенча «Инфосити» проектын сайладылар», — диелә район хакимияте хәбәрендә.

«Инфосити» проектының төп идеясе — информатика кабинетын информацион технологияләр кулланып дәресләр үткәрү һәм Интернетка чыгу мөмкинлеге белән модернизацияләү. Кабинетны яңа жиһазлар кайтарылган һәм анда интерактив такта, проектор, ноутбук та бар. Бу кабинетта информатика гына түгел, инглиз теле, математика да үткәрергә була.

«Мәгариф» илкүләм проекты мәктәпләрдә икенче һәм өченче сменада укуны бетерүне күз уңында тота. Максат буенча, Русия мәктәптә белем бирү сыйфаты буенча әйдәп баручы илләр унлыгына керергә тиеш. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган мондый илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас