

Тәтешле районы территориясендә 72 авыл бар, аларның күбесендә мәдәният йортлары юк. Шулай да "Мәдәният" милли проекты кысаларында аларга автоклублар сатып алынган. Алар ярдәмендә күчмә концертлар, күңел ачу программалары, дискотекалар, балалар өчен спорт-күңел ачу чаралары,милли йолалар, фольклор бәйрәмнәре үткәрелә.
Чараларда халыкның яше һәм карты да катнаша. Халык һәрвакыт артистлар чыгышын җылы сәламли, барлык чаралар бәйрәм рухында уза. Автоклуб Иске Шардак авылына барган. Анда автоклуб артистлары "Яхшы кәеф экспрессы"дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясаганнар. Җыр һәм биюләр аша тамашачыларга яхшы кәеф бүләк иткәннәр. Авыл халкы да, артистлар да канәгать калганнар.