Милли проектлар
6 декабрь 2022, 20:57

Авдонда сквер яңартылды

Авдонда сквер яңартылдыАвдонда сквер яңартылды
Авдонда сквер яңартылды

Уфа районына караган Авдон авылы мәдәният йорты каршында сквер хәзер бик матур. Чөнки аны «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты ярдәмендә яңартылды. Бу хакта Башкортстанның ТКХ Министрлыгында хәбәр иттеләр.

"Авыл мәдәният йорты каршындагы территорияне матурлау нәтиҗәсендә җәяүлеләр йөри торган урынга багана утлары куелды, эскәмияләр, арт-объектлар урнаштырылды", - диделәр министрлыкта.

Аерым алганда, скверда «Дан стенасы» арт-объекты урнаштырылгпн. Шулай ук яңартылган территориядә видеокүзәтү куелган. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсе - шәһәрдә уңайлыклар булдыру, аларны арттыру.

Илкүләм проект халыкны яшәгән шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүне күз уңында тота. Моннан тыш, илкүләм проектның төп максаты - ел саен 120 млн кв.метр торак файдалануга тапшыруны тәэмин итү һәм ел саен 5 млн гаилә торак шартларын яхшырту.

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда башланган илкүләм проектлар бүген дә уңышлы дәвам итә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас