Милли проектлар
5 декабрь 2022, 11:09

Ике кабинет ачылган

Шартлар булса да, авырмау яхшырак инде...

Ике кабинет ачылганИке кабинет ачылган
Ике кабинет ачылган

Шартлар булса да, авырмау яхшырак инде...

 

Яңавылда  капиталь төзекләндерү эшләреннән  соң ике кабинет пациентлар өчен ишекләрен ачты. Үзәк дәваханәсе каршындагы медицина учреждениесендә флюорография һәм маммография кабинетлары эшли башлады. Биредә 10 109 кеше тикшеренү узган инде.

Ә элек ничек булган, Яңавылда маммография өчен аппарат әлегәчә булмаганмы?

 Поликлиника бинасын капиталь ремонтлау да, яңа медицина җиһазларын кайтару да РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасы кысаларында гамәлгә ашырылган.
Табиблар да, пациентлар да яңа медицина җиһазларына сөенеп бетә алмый. Табиблар санлы маммограф яман шешнең башлангыч стадияләрен төгәл диагностикалау һәм ачыклау өчен кирәкле югары сыйфатлы рентген сурәтен бирүен билгели. Шулай ук югары җитештерүчәнлеккә ия, бу поликлиниканың пациентларны хезмәтләндерүен арттырырга мөмкинлек бирә һәм скрининг тикшеренүләре уздыру өчен сизелерлек уңйлыл шартлар тудыра бит.

Флюорография кабинетында да минималь нурланыш йөкләнеше булган очракта да бик сыйфатлы сурәт килеп чыга. Монда шулай ук санлы технологияләр кулланылган.

Медицина учреждениесенең баш табибы Тимур Мадьяров  белдерүенчә, беренчел звеноны модернизацияләү программасы Яңавыл дәваханәсенең район халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтә.

"Иң мөһиме - яңа җиһазлар төрле авыруларны, беренче чиратта фтизиатрия һәм онкологияне иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә. Димәк, сүз безнең пациентларның гомерләрен саклау турында бара", - ди ул.



Фото: bash.news

 

Ике кабинет ачылган
Ике кабинет ачылган
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас