Милли проектлар
5 декабрь 2022, 10:44

Башкортстаннан – Алжирга!

Экспорт җайга салына.

Башкортстаннан – Алжирга!Башкортстаннан – Алжирга!
Башкортстаннан – Алжирга!

Экспорт җайга салына.

 

Башкортстанның якынча 20 оешмасы Алжирга экспортны җайга салырга тора.  Бу  турыда РФнең Алжир Халык Демократик Республикасындагы Сәүдә вәкиле Иван Налич катнашлыгында  узган "Час с Торгпредом" форматындагы онлайн-киңәшмә агышында мәгълүм булды.

- Әлеге көнгә безнең Алжир белән товар әйләнеше бары тик химия сәнәгате продукциясен экспортлауга гына бәйле. Ләкин моңа карамастан,  Алжир Республикасы белән сәүдә элемтәләрен үстерүдә потенциал күрәбез, бу экспорт кына түгел, импорт та, шулай ук уртак инвестиция проектлары да.

Очрашуда  республиканың төрле тармакларын танытучы  унсигез предприятие катнашкан булса, аларның күпчелеге Алжир партнерлары белән хезмәттәшлекне урнаштыруга карата кызыксынуын яшермәде, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

 

 

Башкортстаннан – Алжирга!
Башкортстаннан – Алжирга!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас