Милли проектлар
4 декабрь 2022, 04:41

Туризмны районнарда үз итүче эшкуарлар арта

 Аскын районында да туризм үсеше перспективалы юнәлеш.

Туризмны районнарда үз итүче эшкуарлар артаТуризмны районнарда үз итүче эшкуарлар арта
Туризмны районнарда үз итүче эшкуарлар арта

"Эшкуарлык сәгате" форматында узган даими очрашу кысаларында ике проект каралды. "Кече һәм урта бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм" милли проектын тормышка ашыру кысаларында киңәшмә үтте.

Районның бер эшкуары туризмны төбәкнең иң матур урыннарының берсендә - Яңа Сөеш авылы янында үстерергә уйлый. Планлаштырылган төп максат - авыл туризмын үстерү һәм төбәккә туристлар агымын арттыру.

Эшкуар проектны 2023 елда тормышка ашырырга уйлый. Бүгенге көндә ул җир биләмәләре алган. Бүрәнәдән йорт куелган, көймәләр, каргизәр, мотоцикл бар. Планнар зурдан - өстәмә җир участоклары һәм катамараннар сатып алу.

"Проект бик актуаль, аеруча районның бу өлешендә. Без, әлбәттә, сезгә булышырбыз, бездән кирәкле ярдәмне күрсәтербез. Без төбәктә туризм үсеше белән кызыксынабыз. Муниципалитет кунакларына күрсәтерлек җирләребез бар” – ди район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас