Милли проектлар
2 Декабря 2022, 04:29

Программа алдагы елда да эшлиячәк

2022 елда Башкортстанда наймны субсидияләү программасы булышлыгы белән 1438 кеше эшкә урнаштырылган.

Программа алдагы елда да эшлиячәкПрограмма алдагы елда да эшлиячәк
Программа алдагы елда да эшлиячәк

Наймны субсидияләү программасы 2023 елда да гамәлдә булачак. Аның кысаларында гражданнарны эшкә алган өчен эш бирүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Шуңа ярашлы карарга РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды. Гражданнарның реаль керемнәренең тотрыклы үсешен тәэмин итү, ярлылык дәрәҗәсен ике тапкырга киметү "Демография" милли проектының төп бурычларына керә.
Наймны субсидияләү программасы предприятие бетерелү яки штат кыскартылу сәбәпле эштән азат ителгәннәрне; эштән азат ителү куркынычы янаган, шулай ук түләүсез ялга җибәрелгәннәрне; тулы булмаган көн эшләүгә күчерелгән хезмәтчәннәрне эшкә урнаштыруны күзаллый. Программада 30 яшькә кадәрле, шул исәптә эш тәҗрибәсе булмаган яшьләрне дә, эшкә яллаучы предприятиеләр дә катнаша.
2022 елда Башкортстанда наймны субсидияләү программасы булышлыгы белән 650 эш бирүчегә 1438 кеше эшкә урнаштырылган. Нигездә алар 30 яшькә кадәрле яшьләр (97%).
Эш бирүчегә дәүләт ярдәме алу өчен булган вакансияләргә белгечләр сайлау өчен мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны "Работа России" порталында шәхси кабинет аша дистанцион эшләп була. Эшмәкәрлек өлкәләре буенча чикләүләр юк.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас