Милли проектлар
1 декабрь 2022, 18:42

Урман өчен – 2,8 миллиард сум

Мәскәү безгә шулкадәр акча бирә.

resbash.ruresbash.ru
resbash.ru

Башкортстанның Финанслар министры хәбәр итүенчә, республикада урман хуҗалыгындагы эшләрне башкару өчен 2023-2025 елларга федераль бюджеттан 2,8 миллиард сум бүленәчәк.

“2022 елда бу уңайдан республика бюджетында 80 миллион сумнан күбрәк акча каралган иде, шул исәптән ел эчендә өстәмә рәвештә 124 миллион сум бүленде. Ул акчалар урманнарны тергезү чараларын башкару, шулай ук ефәк күбәләге белән көрәшү өчен тотынылды. Моннан тыш, урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм корылмаларын сатып алу өчен республика бюджетыннан 26 миллион сум бүленде”, – дип аңлатты финанслар министры Лира Игътисамова.

2023-2025 елларга бюджет проектларында 3,1 миллиард сум акча карала. Аның 600 миллион сумы ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проекты кысаларында “Урманнарны саклау” төбәк проектын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас