

“Киләчәккә билет” Бөтенрусия проектында катнашучы мәктәп укучылары саны буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында беренче унлыкка кергән. Әлеге проектның максаты – һөнәри юнәлеш мәсьәләләрен хәл итү.
“Киләчәккә билет”ның санлы платформасында республикадан 30 меңнән артык егет-кыз теркәлгән. Аларның өчтән бер өлеше һөнәри юнәлеш диагностикасын үткән, 800ләп укучы һөнәри киңәшләр алган.
“Проектны гамәлгә ашыру барышында мәктәп укучылары замана хезмәт базарының корылышы турында белем ала, төбәкнең һөнәри мәгариф системасы белән таныша. Укытучылар үз эшчәнлеге өчен тәҗрибә туплый”, – ди мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Белешмә:
“Киләчәккә билет” проекты ил Президенты кушуы буенча Русиянең 85 төбәгендә тормышка ашырыла. Ул “Мәгариф” милли проектына керә. Проектта катнашу балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә бушлай. Максаты – 6-11 сыйныф укучыларына һөнәр сайлауга ярдәм итү.