Милли проектлар
1 декабрь 2022, 06:23

Эшкуарлар арта

Бу нәрсәгә бәйле?

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр саны 10 айда ярты миллион кешедән арткан. Бу – узган елның шул ук чорыннан 9,5 процентка күбрәк.

Эшкуарлар саны арту дәүләттән ярдәм чаралары күбәюгә бәйле, ди экспертлар.

“Башкортстанда көрчеккә каршы чаралар һәм ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында каралган ярдәм төрләре республикада бизнесның үсүенә этәрде”, – ди эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Аның әйтүенчә, яңа ярдәм чаралары төбәктә эшкуарлыкны саклауга гына түгел, ә аны тагын да алга җибәрергә булышачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас