Милли проектлар
1 декабрь 2022, 06:13

100 чүп савыты кайткан

Чүпләрне аерым җыю – авыр эш түгел.

Караидел районына каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен 100 евроконтейнер кайтарылган. Алар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проекты кысаларында сатып алынган.

Хәзер төбәк операторы, тупланган коры калдыкларны “чиста” чүп ташу машиналарына төяп, чүпне сортларга аеру комплексына алып китәчәк. Файдалы өлешләре булган калдыклар эшкәртелүгә җибәреләчәк.

Чүпләрне аерым җыю – авыр эш түгел. Әмма аның файдасы зур. Ул чүплекләрне таза тотарга һәм әйләнә-тирә мохитне сакларга ярдәм итә.

Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин бу уңайдан халыкка мөрәҗәгать итеп: “Каты калдыкларны азык-төлек калдыклары белән кушмавыгызны сорыйм. Һәр контейнерга тиешле чүпне ташлагыз”, – диде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас