

Руль артына утырган һәр кеше моны ачык белергә бурычлы!
Чакмагыш районында оешкан “Без бергә!” дип аталган ирекле волонтерлар хәрәкәте әгъзалары, ЮХХДИ хезмәткәрләре белән берлектә, республика акциясендә катнашты.
“Юл-транспорт фаҗигасында вафат булучыларны искә алу көне” дип аталган бу акция Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында үтте. Чараның максаты – водительләргә юл кагыйдәләрен үтәүнең үзләренең һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрнең гомерләрен саклап калырга булышуы хакында аңлату. Шулай ук балалар һәм өлкәннәрне юл хәрәкәте хәвефсезлеген саклауга өндәү.
Акциядә Чакмагыш гимназиясеннән 8 бала катнашкан. Алар бу көнне листовкалар тараткан, автоаварияләрдә һаләк булучыларның рухына багышлап, күккә ак шарлар очырган. ЮХХДИ инспекторлары белән берлектә үткән бу чара волонтерларга көчле тәэсир иткән. Алар әйтүенчә, бу көн бер дә онытылмаячак һәм һәрвакыт юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшереп торачак.