

«Сәламәтлек саклау» милли проектының «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» төбәк программасы кысаларында Дәүләкән авылы мәдәният йортында " Сәламәтлек марафоны»узды.
Чарада Дәүләкән районы хакимияте башлыгы урынбасары Юрий Кузнецов, Дәүләкән район үзәк дәваханәсенең баш табибы Айдар Салаватов, Уфа шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме клиник дәваханәсенең әйдәп баручы белгечләре - баш табиб Ирина Карамова, бүлек мөдире Эмма Колчина, бүлек мөдире Гүзәл Глимшина катнашты.
Марафон иртәнге гимнастика белән башланып китте, аны самбо һәм дзюдо көрәше буенча Русия спорт мастеры, самбо буенча Дөнья чемпионы һәм призеры Татьяна Мазур (Никитина) уздырды. Аннан скандинавия йөреше буенча мастер-класс узды, анда инструктор чарада катнашучыларны әлеге йөрү техникасы белән таныштырды.
"Сәламәтлек марафоны»нда катнашучылар арасында оешмалар һәм учреждениеләр коллективлары, мәктәп укучылары, яшьләр, өлкән буын вәкилләре бар иде.
Марафон «Тормышка карата 10 000 адым» Бөтенрусия акциясе белән тәмамланды, катнашучылар үзәк парк буйлап яшәү һәм сәламәтлек өчен кирәкле 10 000 адымны уздылар.