

“Сәламәтлек” милли проектының “Беренчел звеноны модернизацияләү” программасы бар. Абуталиплылар аның кысаларында яңа сыйфатлы медицина ярдәме алачак. Уңайлы фельдшер кабинеты, процедура бүлмәсе, дарулар саклау өчен аерым урыннар – барсы да заманча таләпләргә җавап бирә.
Яңа пункт Абуталип белән Поперечная гора авылларында яшәүчеләрне хезмәтләндерәчәк. Анда 179 кеше һәм 13 бала яши.
Яңа ФАПта эшләүче Илсөяр Сахабутдинованың медицина өлкәсендә 21 ел эш тәҗрибәсе бар.
Чыганак: Министерство здравоохранения Республики Башкортостан