Милли проектлар
25 ноябрь 2022, 05:16

Урманнарыбыз - яшел калканнарыбыз

Кул көче һәм механизация ярдәме белән 6,5 мең гектардан артык утыртылган.

Урманнарыбыз - яшел калканнарыбызУрманнарыбыз - яшел калканнарыбыз
Урманнарыбыз - яшел калканнарыбыз

БР Урман хуҗалыгы министрлыгында агач утырту сезоны - 2022 чарасына йомгак ясалды. Бу җәһәттән бөтен чаралар да "Экология" милли проектының "Урманнарны саклау" федераль программасы кысаларында үтә.
Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов белдерүенчә, быел 15,7 мең гектарда яшь агач үсентеләре утыртылган. Республикада урманнарны кисүгә караганда күбрәк утыртып, ел саен уңай динамиканы саклыйлар. Быел исә планнары 119 процентка арттырып үтәлгән. Кул көче һәм механизация ярдәме белән 6,5 мең гектардан артык утыртылган. Аларның төп өлешен, гадәттәгечә, ылыслы агачлар тәшкил итә. Иң күп урман тергезү эшләре иң күп агач киселгән Белорет, Зилаер, Караидел һәм Бөрҗән районнарында барган.
Утырту материалына килгәндә, Башкортстан урманчылары аны үзебезнең ихтыяҗны тәэмин итәрлек кенә түгел, кирәк чакта күрше төбәкләргә дә озатырга җитәрлек итеп үстерәләр. Ел саен 50 млн. яшь агач үстерелә. Алар нигездә нарат, чыршы, карагай, каен, юкә, зирек. Киләсе 2023 елда теплицаларны арттыру хисабына 3 миллионга кадәр яшь агач үсентесе утырту планлаштырылган.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас