Милли проектлар
25 ноябрь 2022, 05:58

Уфа юбилейга әзерләнә

Шәһәрне матурлау эшләре планга ярашлы алып барыла.

Уфа юбилейга әзерләнәУфа юбилейга әзерләнә
Уфа юбилейга әзерләнә

Киләсе 2023 елда башкалабыз Уфа "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2,3 млрд. сум акча алачак. Акчалар 9,7 километр озынлыгындагы юлларны яңарту, ремонтлау һәм төзүгә юнәтеләчәк.
Финанслар Уфаның Высотная, академик Ураксин урамнары юлларын, Зинино авылында юл чишелешен төзүгә тотынылачак. Шулай ук Рабкоров урамы, тагын да 5 юл участогы ремонтланачак.
Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров белдерүенчә, башкаланың зур юбилее алдыннан шәһәрне матурлау эшләре планга ярашлы алып барыла һәм моңа "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты зур булышлык күрсәтә.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас