

“Бу объекны төзү бик гади булмады”.
Уфа янындагы яңа микрорайонда яңа мәктәп төзелеп бетте. “Миловка паркы” дигән торак пунктында 1225 балалык заманча мәктәп кулланылышка әзер.
Анда «Миловка паркы» һәм «Яшьләр» микрорайоннары һәм якын-тирә авылларның балалары укыячак. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
«Миловка паркы”ндагы мәктәпне без төзеп бетердек. Бу объекны төзү бик гади булмады. Аны иртәрәк ачарга планлаштырган идек, әмма проблемалар туа торды, вакыты кичектерелә торды.
Мәктәп зур, иркен, 1225 урынга исәпләнгән. Бинада дүрт блок урнашкан. Кече һәм урта звено өчен корпуслар аерым. Үз җылыту казаны һәм трансформаторлы подстанциясе бар. Сыйныфлар яхшылап җиһазландырылган. Сыйныфтан тыш эшләр өчен кабинет, кечкенәләр өчен уен бүлмәсе бар.
Өлкәнрәк балалар өчен — лаборант бүлмәсе, китапханә, интерактив компьютерлы комплекс, егетләргә – агач белән эшләү өчен, кызларга тегү-чигү остаханәсе бар», — дип язды ул үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә.
Спорт белән шөгыльләнү өчен бик уңайлы шартлар тудырылган бу мәктәптә ике зур спорт залы, душ куелган киенү-чишенү бүлмәләре, чаңгы саклау өчен бүлмә, саф һавада физкультура белән шөгыльләнү өчен аерым зона – баскетбол, волейбол, бадминтон һ.б. өчен аерым мәйданнар бар.
“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тулы куәткә эшләү өчен биредә шартлар бик яхшы. Биредә күпмилләтле балалар бердәй яхшы шартларда тирән белем алыр, тормышта үз урыннарын табар лаеклы кешеләр тәрбияләнер.