

Гастрольләр дәвам итә.
Фәйзи Гаскаров исемендәге Дәүләт халык бию ансамбле гастрольләрен Чиләбе өлкәсендә дәвам итә. Октябрь аенда бу ансамбльгә нигез салган атаклы хореограф Фәйзи Әдеһәм улы Гаскаровның тууына 110 ел тулды.
Ансамбль чыгышларын күренекле биюче хөрмәтенә багышлый. Аларның төп девизы: “Бию –ул халыкның җаны!”
Бу атаклы бию ансамбле күпмилләтле Башкортстанның зур казанышы, горурлыгы булып тора.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында үткән чараларда алар иң дәрәҗәле кунак һәм тамашачы бу ансамбль чыгышларын һәрвакыт көтеп ала.