

Яңавылдагы балалар сәнгать мәктәбе 2022 елда “Мәдәният” милли проекты кысаларында сатып алынган музыка кораллары һәм җиһазларын презентацияләде.
Презентация кысаларында чүлмәкче тәгәрмәчендә мастер-класслар үткәрелде, интерактив такта күрсәтелде. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары яңа музыка коралларында үзләренең осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Алар фортепиано, аккордеон, гитара һәм флейтада уйнап куандырдылар.
Гомумән алганда, мәктәпкә 15 тән артык музыка коралы алынган, алар арасында алты пианино, думбра, балалайка, концерт баяннары һәм аккордеоннар, интерактив һәм тавыш җиһазлары.
Сәнгать мәктәбе укытучылары хәзер балалар белән дәресләр нәтиҗәлерәк булачагына куанып бетәлмиләр.
- Быел балалар сәнгать мәктәбе, "Мәдәният" милли проекты кысаларында 6 миллион 311 мең сум үзләштерде. Федераль бюджеттан 5 миллион 195 мең, республика бюджетыннан - 959 мең сум, җирле бюджеттан - 126 мең сум бүленде. Безгә фортепианалар бик кирәк иде, чөнки күпчелек уен кораллары 50 яшьтән узган. Шуңа күрә, быел берьюлы алты уен корал сатып алуыбыз зур уңыш, - ди балалар сәнгать мәктәбе директоры Ильяс Тимиршин.
Чыганак: Мәдәният министрлыгы
Фото: Мәдәният министрлыгы