Милли проектлар
23 ноябрь 2022, 00:47

Агачларны аеруча нык саклар чак җитте

Башкортстанда "Чыршы-2022" операциясе башланды.

Республикада яшь ылыслы урманнарны законсыз кисүдән саклау өчен махсус “Чыршы – 2022” операциясе башланды.

Бу чорда дәүләт урман инспекторлары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән яшь ылыслы урманнарны законсыз кисү урыннарында тәүлек әйләнәсендә патрульлек оештыралар. Моннан тыш, Яңа ел агачлары сатылган урыннарда системалы рейдлар үткәреләчәк.

Яңа ел агачларын законсыз кисү өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Гражданнар өчен административ штраф күләме 3 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, түрәләр өчен 20-40 мең сум, юридик затлар өчен 200-300 мең сум. Штрафлардан тыш, закон бозучы урман фондына китерелгән зыянны да капларга тиеш. Әгәр дә зыян күләме биш мең сум яки аннан да күбрәк булса, хокук бозучының эше җинаять җаваплылыгына китерә. Максималь җәза буенча алты елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Иң мөһиме, бу чаралар “Экология” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.

Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 Чыганак: gorobzor.ru

Фото: gorobzor.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас