Милли проектлар
22 ноябрь 2022, 06:04

Салаватта балалар өчен «IT-куб» үзәге ачылды

Салаватта балалар өчен «IT-куб» үзәге ачылдыСалаватта балалар өчен «IT-куб» үзәге ачылды
Салаватта балалар өчен «IT-куб» үзәге ачылды

Салаватта 25нче башкорт гимназиясе базасында «IT-куб» - цифрлы белем бирү үзәге ачылды. Ул 2022 елда «Мәгариф» милли проектының «Санлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында оештырылган. Үзәк балалар тарафыннан мәгълүмат-телекоммуникация технологияләре өлкәсендә актуаль һәм кирәкле белемнәр, күнекмәләр һәм компетенцияләр үзләштерүне тәэмин итәргә тиеш. Биредә балаларның сәләтләрен ачу, аларга бу өлкәдә үсәргә ярдәм итү, аларның һөнәри юнәлешен үстерү, математик, мәгълүмати грамоталылыкны үстерү, критик һәм креатив фикерләүне формалаштыру өчен шартлар тудырылган. Үзәктә уку нәтиҗәләре буенча: Чыгарылыш сыйныф укучылары курсны тәмамлау турында сертификат алачаклар. Төп программаларга өстәмә рәвештә шахмат – уен дәресләре уза, анда иҗат логика һәм креатив фикер йөртергә өйрәтү белән берләштерелә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас