

Башкортстанда "Кече һәм урта эшкуарлык һем индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдем» милли проекты кысаларында «Ремесленник года-2022» республика конкурсы старт алды.
Һөнәрчеләр ярышын Башкортстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы, БР Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнесым» үзәге оештырды.
«Ремесленник года-2022» бәйгесе кече һәм урта бизнес секторларының берсе буларак креатив индустрияне үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә, шулай ук төбәктә халык һөнәрчелеге һәм һөнәрчелек эшчәнлеге өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлдерелгән. Ярышта шәхси эшкуарлар, үзмәшгульләр һәм физик затлар, шулай ук 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге «Юный ремесленник года-2022» категориясендәге яшь осталар катнаша ала, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Теркәлү өчен электрон гаризалар 2022 елның 27 ноябренә кадәр кабул ителә.
Презентация материалларын (булган очракта) электрон почтага җибәрергә кирәк: RemeslennikGoda2022@yandex.ru.
2022 елның 28 ноябреннән 30 ноябренә кадәр конкурс эшләренең оригиналларын бирергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 224-99-99 (доб. 560) - Татьяна Сайгина, 8 (347) 224-99-99 (доб. 562) - Юлия Леонова, 8 963 135 17 25 – Гөлсем Әхмәтова.