

Агыйдел шәһәрендә “Агыйдел” спорт үзәгендә “Эшкуарлык буенча агентлык” җәмгыяте белән берлектә Уфа ягулык-энергитика колледженың Агыйдел филиалы студентлары, мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук 25 яшькәчә яшьләр белән үз бизнесыңны булдыру буенча эшлекле “Зур уен” үтте.
Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында оештырылды.
Анда тәү чиратта яшьләргә эшкуарлык нигезләре турында мәгълүмат бирелде. Бизнес белән шөгыльләнүчеләргә һәм үзмәшгульләргә булган ярдәм чаралары белән таныштырдылар. Ә “Зур уен”да һәр катнашучы үзен эшкуар сыйфатында сынап карады.
Ахырда һәрбер катнашучы стратегик сессия үтү турында сертификат алды.