Милли проектлар
21 ноябрь 2022, 05:15

Яман шеш турында сөйләшәчәкләр

Бу чирне җиңү юллары табылырмы?

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

Уфада 25-26 ноябрьдә Республика онкологик диспансерында  яман шеш мәсьәләсенә кагылышлы төбәкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк.

Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында оештырыла.

Конференциядә катнашучы галимнәр һәм табиблар яман шеш чирләрен алдан ачыклау һәм дәвалау мәсьәләләрен тикшерәчәк. Чараның максаты – онкологик ярдәмне оештыруны камилләштерү. Шулай ук дарулар белән тәэмин итү проблемасы буенча да фикер алышачаклар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас