Милли проектлар
21 ноябрь 2022, 05:06

Кредит алучылар күбәйгән

Эшләр өчен дә акча кирәк...

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

“Башкортстан микрокредит компаниясе” 2022 елның 10 аенда эшкуарларга, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 33 процентка күбрәк микрозайм биргән. Барлыгы 292 яңа микрозайм бирелгән. Бу хакта республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итәләр.

“Бүгенге икътисади шартларда микрокредитлауга сорау бар һәм ул уңайлы алым булып тора. 1 ноябрьгә БМК республиканың 50 муниципалитетыннан 659 заемщик белән эшли. Төп клиентлар – берәмләп һәм күпләп сату белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшкуарлык субъектлары”, – ди эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Әйтергә кирәк, микрокредитлау ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас