Милли проектлар
20 ноябрь 2022, 06:15

Волонтерлар һәрчак алда!

   Кемнәр соң алар мәдәният волонторлары?

Волонтерлар һәрчак алда!Волонтерлар һәрчак алда!
Волонтерлар һәрчак алда!

   Кырмыскалы районында мәдәният волонтерлары саны арта бара.

   Кемнәр соң алар мәдәният волонторлары? Алар – мәдәният өлкәсендә хезмәт салучы штаттагы хезмәткәрләргә төрле чаралар үткәрүдә зур ярдәм күрсәтүчеләр һәм бу тармакны үстерү өчен тырышучылар. Кырмыскалыда алар саны инде илледа дән дә артып киткән.

   Районның “SOTA” үзәге белән мәдәният бүлеге методисты Ольга Исхакова җитәкчелек итә. Ә “Мәдәният волонтерлары” хәрәкәте Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында барлыкка килгән. Быел март аенда иң актив волонтерларны билгеләгәннәр. Алар арасында мәдәният өлкәсен алга җибәрү өчен иң зур тырышлык салучы кызлар һәм егетләргә рәхмәт белдерелгән.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас