

Стәрлетамакта “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында юллар ремонты тәмамлана. Бу хакта республика хөкүмәтендә хәбәр итәләр.
Милли проектларга ярашлы 2022 елда барлыгы юлларның 18 участогы ремонтланган. Юлчылар асфальтны алмаштырган, яңа юл разметкасы салган. Кайсыбер урыннарда бордюрларны алмаштырганнар. Юллар ремонтыннан тыш ике светофор куйганнар, 6сына реконструкция үткәргәннәр.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектында Стәрлетамак 2019 елдан бирле катнаша. Бу вакыт эчендә Стәрлетамакның юл челтәре 136, 94 километрга арткан.
Чыганак: bash.news