Милли проектлар
17 ноябрь 2022, 20:26

Караиделлеләр сөенеченә яңа ФАП ачылган

Караиделлеләр сөенеченә яңа ФАП ачылганКараиделлеләр сөенеченә яңа ФАП ачылган
Караиделлеләр сөенеченә яңа ФАП ачылган

Караидел районы Комсомольский авылында моңа кадәр 60нчы елларда төзелгән иске ФАП эшләп килгән. Ул мич белән ягп җылытыла торган булган. Ә бүген авыл халкын яңа заманча ФАП шатландырып тора.

Комсомольский авылындагы модульле ФАП үз эченә процедура-прививкалар ясау, карау кабинетларын, пациентлар өчен көтеп тору урыннарын, бәдрәф һәм персонал өчен чишенү-киенү урыннарын алган. Бина тиешле коммуникацияләргә тоташтырылган, шулай электр җылыткычы исәбенә җылы су белән тәэмин ителгән. Заманча ФАП план буенча да, кичектермәс һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен дә тиешле корылмалар белән җиһазландырылган.

ФАП “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы төзелгән.

Чыганак: t.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас