Милли проектлар
17 ноябрь 2022, 03:28

Мәдәният йорты үз ишекләрен ачты

“Мәдәният йорты нәрсә ул? Ул- безнең йөрәгебез."

Мәдәният йорты  үз ишекләрен ачтыМәдәният йорты  үз ишекләрен ачты
Мәдәният йорты үз ишекләрен ачты

Мәчетле районы Кече Устьикин авыл мәдәният йорты капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. “Мәдәният” милли проектына кергән “Мәдәни мохит” федераль программасы кысаларында башкарылган төзелеш эшләренең гомум суммасы - 3 млн 800 мең.

Мәдәният йортында электр чыбыклары, ишекләр алыштырылган, идәнгә плитка җәелгән, өлешчә түшәм, фасад яңартылган, спорт залы ремонтланган.

“Мәдәният йорты нәрсә ул? Ул- безнең йөрәгебез. Иҗат итәргә, үсешергә, яшәргә мөмкинлек биргән йөрәк. Ул безгә яңа талантлар ачарга һәм яңа йолдызлар балкытырга мөмкинлек бирә”, – ди  авыл биләмәсе башлыгы Степан Гуштюг.

Мәдәният йорты ачылу авыл кешеләре өчен чыннан да көтеп алынган зур бәйрәм булган. Алар аны тулы зал белән каршы алып, Дуван мәдәният йорты артистларының концертын рәхәтләнеп караган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас