Милли проектлар
17 ноябрь 2022, 03:44

Этләргә кайда рәхәт?

Алар анда классик музыка астында ванна керә, озон терапиясе үтә...

Этләргә кайда рәхәт?Этләргә кайда рәхәт?
Этләргә кайда рәхәт?

“Кече һәм урта эшуарлык” милли проекты кысаларында Октябрьский шәһәрендә уникаль зооүзәк ачылган.

 Monami- Башкортстанда хайваннарга косметолог һәм парикмахер хезмәтләрен күрсәтүче бердәнбер зооүзәк. Алар анда классик музыка астында ванна керә, озон терапиясе үтә... Кыскасы, этләр өчен оҗмах.

-Бездә хайван хуҗасына чистарынган һәм тәрбияләнгән, ә иң мөһиме эмоциональ яктан сәләмәтләнеп хуҗасына кайтыр өчен барлык шартлар да тудырылган, - ди Ксения Федотова.- Бу өлкәдә эшләү тәҗрибәм зур. Профессиональ белемгә зоопсихологияне дә кушкач, теләсә кайсы эт белән уртак тел таба алам. Хуҗаларына файдалы киңәшләр бирә алам.

Чыганак: bash.news

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас