

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм «Фән» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе, Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников фәнни-технологик үсеш комиссияләре һәм Дәүләт Советының фән буенча уртак утырышын уздырдылар. Анда беренче тапкыр 2021 елда төбәкләрнең фәнни-технологик үсешенең милли рейтингы тәкъдим ителде.
Бу рейтингта Башкортстан Республикасы дүртенче урынга чыкты.
Радий Хәбиров: «Республикабызның иң югары фәнни-технологик потенциалына һәрвакыт ышандым һәм ышанам. Башкортстан 2021 елда төбәкләрнең фәнни-технологик үсешенең беренче милли рейтингында дүртенче урынны биләде. Рейтинг Россия Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча формалаштырылган.
Бу бик югары казаныш. Республика-фәнни-технологик мохиттә сыйфатлы үзгәрешләр бара торган һәм фән үсешенең өстенлекле юнәлешләрен уңышлы гамәлгә ашыручы топ-5 төбәк исемлегендә.
Башкортстан югары уку йортлары дөнья фәннәре картасында күренерлек булды, без эре федераль проектларны тормышка ашырабыз – вузара кампус төзи башлыйбыз, республикада зур Уфа фән һәм технология университеты барлыкка килде. Ике ел дәвамында коммерцияле булмаган автоном оешманың яшьләр лабораторияләре эшли, эре сәнәгать предприятиеләре белән берлектә алдынгы инженерлык мәктәбен эшләтеп җибәрделәр. Экспертлар рейтингның фәнгә ярдәм итү буенча безнең республика чараларын да билгеләп үтте.
Статистика белән бәхәсләшеп булмый – төбәктә фәнни хезмәткәрләр саны артты, предприятиеләрнең фәнни эшләргә керемнәр артты, без фәннән сәнәгатькә күбрәк технологияләр тапшыра башладык. Яшь галимнәребез һәм укытучыларыбыз өчен стажировка һәм торак шартларын яхшыртуга 200 млн сум бүлеп бирүебез дә мөһим. Мәсьәләнең социаль ягы турында да онытмадык", - диде төбәк башлыгы.