

Чарада 50дән артык активист, мәктәп берләшмәләре лидерлары катнашты. Иҗат үзәгенең «Лидер мәктәбе» берләшмәсе волонтерлары әлеге чараның инструкторлары булды.
"Мондый җыеннар төрле мәктәп активистлары өчен бер - берсе белән танышу, яңа белемнәр, тәэсирләр алу, оештыру, лидерлык сәләтләрен үстерү, төрле тренинглар һәм биремнәр вакытында үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә", - дип уртаклашты инструкторларның берсе.
Очрашу мавыктыргыч һәм нәтиҗәле узды, оештыручылар уеннарны танышу, тиз арада бәйләнеш урнаштыру, мәгълүмат таба белүгә юнәлтте. Барлык уеннардан соң, командаларга бүлешеп, балалар «Бердәмлек» темасына иҗади биремне үтәде.