Милли проектлар
15 ноябрь 2022, 05:03

Төпкел авылларда да телефон тотачак

Башкортстанның тагын 247 авылында мобиль элемтә һәм интернет барлыкка киләчәк. 

Төпкел авылларда да телефон тотачакТөпкел авылларда да телефон тотачак
Төпкел авылларда да телефон тотачак

«Цифрлы икътисад» — 2019 елдан 2024 елга кадәр Русиядә тормышка ашырыла торган милли проектларның берсе. Шул уңайдан Башкортстан цифрлаштыру өлкәсендә зур федераль проектта – «Устранение цифрового неравенства 2.0» программасында катнаша.

Әлеге проект - авылларда мобиль элемтә база станцияләрен урнаштыру программасының икенче этабы. Республиканың кайсы авылларында мобиль элемтәне яхшырту таләп ителә - халык хәбәр итәргә тиеш. Киләчәктә, махсус критерийлардан чыгып, әлеге проблема аеруча нык сизелә торган торак пунктлар сайлап алыначак.

Шулай итеп, беренче этапта тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 130 торак пункт сайлап алынган. Анда мобиль элемтә киләсе елның 1 кварталында ук барлыкка киләчәк.

Икенче этап нәтиҗәләре буенча федераль проектка тагын 117 авыл кертеләчәк. Киләсе елда мобиль элемтә һәм интернет Башкортстанның 247 торак пунктында барлыкка киләчәк. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас