Милли проектлар
14 ноябрь 2022, 08:55

"Киләчәк турында уйла"

Бәләбәй шәһәрендә югары сыйныф укучылары һәм студентлары өчен бизнес-проектлар конкурсы әнә шулай дип атала.

"Киләчәк турында уйла""Киләчәк турында уйла"
"Киләчәк турында уйла"

Бәләбәй шәһәрендә югары сыйныф укучылары һәм студентлары өчен "Киләчәк турында уйла" бизнес-проектлар конкурсы тәмамланды.

Конкурс башында игълан ителгән 12 команда арасыннан 10 команда финалга җитте һәм алар үз бизнес-проектларын жюри әгъзаларына тәкъдир иттеләр. 9 ноябрьдә Бәләбәй шәһәрендә СамДТУ филиалында проектларны яклау узды. Аеруча дулкынландыргыч мизгел шул булы: конкурс комиссиясе составына яшьләр идеяләрен бәяләүгә игътибарлы һәм профессиональ караучы тәҗрибәле эшкуарлар керде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, егетләр команда эшен генә башкарып калмыйча, бизнес өлкәсеннән яңа белемнәр һәм мондый проектларны эшләү буенча менә дигән тәҗрибә туплады. "Конкурс оештырган өчен рәхмәт белдерәбез. Балалар анда бик теләп катнаштылар", - диде Бәләбәй шәһәренең 1нче санлы гимназия командасы кураторы Эльвера Авзалова.

Конкурс ил Президенты Владимир Путинның указы буенча «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» милли проекты кысаларында үткәрелде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас