Милли проектлар
14 ноябрь 2022, 07:36

"Канат җәябез"

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен матур чара узачак.

"Канат җәябез""Канат җәябез"
"Канат җәябез"

Башкортстанда «Канат җәябез» конкурс-фестивале узачак.

16 ноябрьдә «Башкортстан» дәүләт Концертлар залында «Канат җәябез» республика конкурсы-фестиваленең икенче гала-концерты була, дип хәбәр иттеләр БР Мәдәният министрлыгында.

Бу проект Русия Президенты Владимир Путинның май указы буенча барлыкка килгән «Мәдәният» милли проектының «Иҗат кешеләре» проекты кысаларында үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, бәйгене БР Мәдәният министрлыгының белем бирү буенча республика укыту-методик үзәге һәм БРның Милли симфоник оркестры оештыра.

“Канат җәябез” конкурс-фестивале музыка мәктәпләрендә, сәнгать мәктәпләрендә һәм һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 6-17 яшьлек балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас