Милли проектлар
13 ноябрь 2022, 03:25

"Матурлык дөньяны коткарыр!"

Чәчтараш һөнәре мөһим һөнәрме?

"Матурлык дөньяны коткарыр!""Матурлык дөньяны коткарыр!"
"Матурлык дөньяны коткарыр!"

Чәчтараш һөнәре мөһим һөнәрме?

 

Үзеңне матурлап тору өчен генә түгел, башкаларны матурлау өчен дә акчалар кирәк.

Дүртөйле районы хакимиятендә узган "Эшкуарлар сәгате"ндә шуңа кагылышлы эшчәнлек буенча мәсьәлә каралды. Әйтик, чәчтараш һөнәре безнең тормышта никадәр мөһим урын тота? Ул бит табиб та, янгын сүндерүче дә түгел, диярсез сез һәм ялгышмассыз да.

Әмма бу һөнәр дә тарак һәм кайчы тотып, тиз генә клиентның чәчен кисеп, сакалын кырып чыгаруга төртелеп калмый. Бик белергә теләсәгез, чәчтарашларга мөрәҗәгать итүчеләр өчен тышкы кыяфәткә ия булу гына мөһим түгел, күпләр оста белән җылы әңгәмә корып, күңелләрен аңлар кеше белән аралашып алуны да икенче планга калдырмый.

Чираттагы "Эшкуар сәгате"ндә катнашучы эшкуар шуны да ассызыклады. В.В.Путинның май указларына ярашлы гамәлгә кертелгән «Кече һәм урта эшкуарлык" гомумдәүләт проекты кысаларында алып барылган эшчәнлек эшкуар булырга теләүче ханымның планнарын тормышка ашыруда уңай нәтиҗә бирер.

Матурлык тудыру индустриясендә ул 10 еллап эшли. Үз клиентлары бар. Әмма үз почмагын булдыру форсаты әлегәчә тумаган. Авыл биләмәсе хакимияте вәкиле остага бина тәкъдим итте. Белгечләр аңа ия булу процедурасы нечкәлекләрен аңлатты.

" Мин кешеләр үзләрен матур итеп күрсен, тойсын өчен чәчтараш булдым",- ди ханым.

Амин. Изге эше тормышыбызга ямь өстәсен.

"Матурлык дөньяны коткарыр!"
"Матурлык дөньяны коткарыр!"
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас