

Авыл паркының пәйда булуына Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча гамәлгә ашырылучы "Торак һәм кала мохите" милли проекты ярдәм иткән.
Моңа кадәр буш торган 15 мең квадрат метр мәйдан бүген заманча ял итү урынына әверелгән. Эшләр 2020 елдан алып өч этапта үтәлгән. Беренче этапта мәйдан нигезе әзерләнсә, икенчесендә хоккей мәйданы ясалган, асфальт түшәлгән, киртәләр корылган. Соңгы этапта балалар уен комплексы һәм резина түшәмәле спорт мәйданчыклары, тротуарлар җәелгән, фонарьлар, сәхнә, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган.
Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов сәетбабалылар өчен гаять шат булуы, паркның авыл яме булудан тыш, анда яшәүчеләрнең иң яраткан урынына әверелүенә зур ышанычын белдерә.
Фото:panoramarb.ru